Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе исегезгә төшерә: агымдагы елның 1 июленнән фонд авыр финанс хәлендә булып, йөклекнең иртә срогында исәпкә баскан булачак әниләрдән һәм ялгызы гына 8 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләрдән пособие түләүгә гаризалар кабул итә башлады.
Гариза язучыларының кайберләренең шәхси кабинетларында карар кабул ителү хакында хәбәрнамәләр җибәрелде инде. Хәбәрнамәләр түләү билгеләнү, кире кагылу яисә гариза карау вакытының озайтылуы хвкында булырга мөмкин.
Шуны аңлау зарур, пособие билгеләгәндә, Пенсия фонды гаиләнең әлеге төр ярдәмгә мохтаҗлык дәрәҗәсен ведомствоара хезмәттәшлек юлы белән алынган критерийлар буенча бәяли.
Ай саен бирелүче пособие билгеләүне кире кагу хакында карар чыгаруга сәбәпче булган төп критерийларга тукталыйк:
Мәсәлән: Гариза 2021 елның июлендә бирелеп, сезнең 2020 елның 1 мартыннан 2021 елның 28 февраленә кадәр вакыт аралыгында җан башына булган керем әлеге суммадан артып киткән очракта, пособие түләнмәячәк.
Пособие билгеләгәндә түбәндәге керемнәр исәпкә алынмый:
а) түбәндәге мәЪүлүматлар юк:
- йөкле хатын-кыз исәпкә баскан медицина учреждениесенең исеме һәм тулы адресы;
- алимент түләтү турында карар чыгарган суд органының тулы исеме адресы, карарның номеры, датасы, хөкемдарның исем - фамилиясе.
б) Мәгүлүматлар дөрес күрсәтелмәгән:
- баланың СНИЛСы;
- баланың исем-фамилиясе, әтисенең исеме (гаилә әгъзаларының);
- баланың (гаилә әгъзаларының) туган көне;
- гаилә составы турындагы мәгълүмат;
- гаилә хәле турында;
- гаризага гаиләдә җан башына айлык керемне исәпләгәндә исәпкә алына торган гаилә әгъзасы өстәлгән.
Керем булмау объектив тормыш шартлары белән нигезләнгән очракта, “нуль кереме кагыйдәсе” кулланыла. Керем булмауга түбәндәге сәбәпләр нигез булып тора:
“Түләүләрнең икесе дә гаиләнең мохтаҗлык дәрәҗәсен комплекслы бәяләп билгеләнә. Шуңа күрә, гаилә агъзаларының һәркайсының материаль хәлен объектив бәяләү өчен, алар турында шактый бай мәгълүмат тупларга кирәк: рәсми керем, социаль ярдәм чаралары, хәрәкәт итә- итми торган милек иясе булу, мәшгульлек үзәгендә исәптә тору-тормау һ.б. Әлеге мәгълүматларны алу өчен белгечләр төрле оешма ведомстволарга сорау белән мөрәҗәгать итәләр. Кайберәүләрнең Дәүләт хезмәтләре порталына гариза карау 20 көнгә озынайтыла дигән хәбәр килү әнә шул сорауларга җаваплар алынмау белән бәйле. Гариза каралуның максималь срогы – гариза төркәлгәннән соң 30 эш көне (календарь көн түгел);- дип хәбәр итте Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.
*1037 санлы 2021 елның 28 июнендә кабул ителгән Карар Кагыйдәләренң 13 пункты
**2021 елның 28 июнендәкабул ителгән Карарга документлар исемлеге
Россия Пенсия фондының л сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Россия Пенсия фонды һәм аның территориаль органнары гамәлдәге законнар кысаларында төрле социаль түләүләрне гамәлгә ашыра: аларга – айлык акчалата түләү (ЕДВ) һәм аның составына кергән социаль хезмәтләр җыелмасы (НСУ), өстәмә ай саен бирелә торган материаль тәэминат (ДЕМО) һәм өстәмә материаль тәэминат (ДМО) керә.
Айлык акчалата түләү - Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан түбәндәге категориягә караган гражданнарга бирелә торган социаль түләү. Алар:
Пенсия фонды сайтының “Социаль түләүләр” бүлегендә айлык акчалата түләү алуга хокукы булганнарның тулы исемлеге бирелә.
Айлык акчалата түләү гариза нигезендә билгеләнә. Гаризаны Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук фондның теләсә кайсы территориаль фондына яисә күпфункцияле үзәккә килеп тапшырырга мөмкин.
2020 елның 28 июленнңн – Россия хезмәт Министрлыгының 327н саны приказы көченә кергәннән соң, инвалидлыклары булган гражданнар гариза белән мөрәҗәгать итмиләр, чөнки инвалидлар һәм инвалид балаларга инвалидлык инвалид дип табылган гражданинның каралу акты чыгарылмасы нигезендә билгеләнә, әлеге мәгълүмат “Инвалидларның Федераль Реестры” дигән Федераль дәүләт мәгълүмат системасыннан алына.
Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе исегезгә төшерә: инвалидлыкны билгеләү һәм раслауның вакытлыча кабул ителгән тәртибе буенча 2021 елның 1 октябренә кадәр (РФ хөкүмәтенең 2021 еоның 11 февралендә кабул ителгән 155 номерлы карары) гражданнарга инвалидлык буенча пенсия һәм айлык акчалата түләүне озынайту өчен Пенсия фондына килергә кирәкми.
Гражданин бер законда каралган берничә төр акчалата түләү алу хокукына ия булган очракта, түләү аларның отышлы вариантын сайлап, берсе буенча гына башкарыла. Айлык акчалата түләү елга бер тапкыр, 1 февральдә индексацияләнә.
Татарстанда 322558 кеше айлык акчалата түләү ала.
Федераль законнар кысаларында ташламалар һәм социаль ярдәмгә хокукы булган, ярдәмнең акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрҗьә кадәр фикерләрен үзгәртү хакындагы гаризаны территориаль органнарга, күпфункцияле үзәккә килеп яисә Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша тапшыра алалар. Әлеге гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә була.
Социаль хезмәтләр җыелмасына түбәндәгеләр керә:
Өстәмә айлык материаль тәэминат (ДЕМО) аерым категория гражданнарга ай саен бирелә торган түләү. Материаль тәэминат алу хокукына яшәү урыннарына бәйсез рәвештә бары тик Россия Федерациясе гражданнары гына ия. Категориясенә карап түләү күләме 500 яисә 1000 сум тәшкил итә.
1000 сум күләмендә өстәмә материаль тәэминат
Татарстанда 1661 кеше өстәмә материаль тәэминат ала.
500 сум өстәмә материаль тәэминат түбәндәге категорияләргә түләнә:
ДЕМОны 500 сум күләмендә Татарстан Республикасында 1710 кеше ала.
Бу акчаны Пенсия фонды гражданнарга пенсия белән бергә түли. Өстәмә материаль тәэминат хокукларыннан файдаланучыларга яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Өстәмә тәэминатка хокуклы кеше пенсия яшенә җитмәгән булса, Пенсия фондының территориаль органнары бу төр түләүне билгели һәм түли. Түләүгә хокукы булган Россия гражданины даими рәвештә чит илдә яшәсә, түләү Россия Пенсия фонды аша башкарыла.
Берьюлы берничә өстәмә түләүгә хокукы булучыларга ул бары бер, гражданнар өчен отышлы вариант буенча гына билгеләнә.
Өстәмә материаль тәэминат (ДМО) – Россия Федерациясенең законнар җыелмасы яктылыгында билгеләнеп, пенсиягә өстәлә торган түләү. Иң зур күләмдә өстәмә түләү Советлар Союзы Геройларына, Социалистик Хезмәт Геройларына, Дан Орденының өч дәрәҗәсе ияләренә, шулай ук Россия Федерациясе Герое, Изге Апостол Андрей Первозванный Ордены яки 1 дәрәҗә “Ватан алдындагы казанышлары” өчен ордены белән бүләкләнгән пенсионерларга бирелә
Өстәмә түләү иминият пенсиясенә өстәлә һәм һәр категория өчен аерым күләмдә билгеләнә һәм пенсия белән бергә түләнә.
Татарстан Республикасында әлеге категориягә караучыларның 13е Социалистик Хезмәт Геройлары.
Игътибар: Өстәмә материаль тәэминат түләүле эш башкарган чорда түләнми.
Россия Пенсия фондының л сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Бу атнадан башлап Татарстан Пенсия фонды мәктәп укучыларына 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелүче яңа төр түләүләрне күчерә башлады.
Исегезгә төшерәбез, бу төр түләүне агымдагы елның 1 сентябренә кадәр 6 яшь, указга кул куелу вакыты – 2 июльгә кадәр 18 яше тулмаган балалар, шулай ук мәктәп программасы буенча белем алуны дәвам итүче физик мөмкинлекләре чикле гражданнар ала.
Гаризалар 3 ай дәвамында – октябрь ахрына кадәр кабул ителә. Акча гариза белән мөрәҗәгать итүче гаризасында күрсәткән исәп счетына күчерелә. Ул Россия Федерациясе территориясендә гамәлдә булган теләсә кайсы түләү системасының картасыз счеты (саклык кенәгәсе яисә) банк картасы булырга мөмкин.
Белешмә өчен: 10000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчаны Татарстанда яшәүче 563 000 бала алачак. Түләүләрнең гомуми күләме 5,63 млрд. Сум тәшкил итә.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Агымдагы елның 6 аенда Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлекчәсе гражданнарның хокукый дәвамчыларына 58 млн. сум акча түләде.
Вафат булучы иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын алу өчен гариза язарга кирәк.
Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытында пенсия тупланмалары РФ Пенсия фонды аша формалаштырылса, гариза Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль органында кабул ителә һәм акча Россия Пенсия фонды аша түләнә. Пенсия тупланмалары Россия Пенсия фондында формалаштырган туганнарының вафат булуыннан соң 6 ай дәвамында Пенсия фонды аларның хокук дәвамчылары тапшырылган документларны бергә туплый. Җиденче ай дәвамында пенсия тупланмаларын түләү яисә хокук дәвамчыларының мөрәҗәгатьләрен канәгатьләндермәү турында карар чыгарыла.Акча карар чыгарылган айдан соң килүче айның 20 сеннән соңга калмыйча күчерелә.
Иминиятләштерелгән затның үлеме вакытына пенсия тупланмалары дәүләтнеке булмаган Пенсия фондында формалаштырылган очракта, хокук дәвамчылары гаризаларын дәүләтнеке булмаган Пенсия фондына тапшыра һәм акча да шул фонд аша түләнә.
Шунысын истән чыгармаска кирәк: гамәлдәге законнар җыелмасы буенча хокук дәвамчыларының мөрәҗәгать итү вакытлары чикләнә. Гариза вафат булучының үлеменнән соң 6 ай узганчы тапшырылырга тиеш. 6 айдан соң хокук дәвамчысы булу фактын суд аша исбатларга туры киләчәк.
Вафат булган иминиятләштерелгән затның пенсия тупланмаларын түләүгә кагылышлы мәгълүматны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә, шулай ук Россия Пенсия фондының интернет сайтында танышырга мөмкин.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Россия Федерациясе территориясендә яшәүче гаиләләр ана капиталы акчаларыннан айлык акчалата түләү алу хокукына ия. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлекчәсе искә төшерә. Шул ук вакытта ананың һәм гаиләдәге икенче баланың 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булуы зарур. Гаиләдә бер кешегә керем күләме регионда узган елның икенче кварталында кабул ителгән хезмәткә яраклы халык өчен яшәү минимумы ике тапкырга артмаска тиеш. Мәсәлән, Татарстанда ул 20588 сум тәшкил итә.
Бер айда регионда балалар өчен узган елның икенче кварталында кабул ителгән яшәү минимум күләмендә акча түләнә. Татарстанда әлеге сумма 9719 сумга тигез.
Түләү алу өчен гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтендә яисә күпфункцияле үзәктә кабул ителә, электрон вариантны Пенсия фонды сайтында яисә Дәүләт хезмәтләре порталында тапшырыла. Гариза белән бала туганнан соң өч ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә була. Шунысы мөһим – түләү башта бер елга гына билгеләнә. Гаилә алга таба да ана капиталы исәбеннән айлык түләү алырга планлаштырган очракта кабат гариза белән мөрәҗәгать итергә кирәк була.
Гаилә түләү сорап туганнан соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итсә, түләү бала туган көннән билгеләнә. Бала туганнан соң мөрәҗәгать иткәнгә кадәр узган айлар өчен тиешле сумма ананың исәп счетына күчерелә.Гариза балага 6 ай тулганнан соң язылса, түләү мөрәҗәгать иткан көннән исәпләнә.
Исегезгә төшерәбез, узган елда балалы гаиләләргә тиешле социаль ярдәм күләме сизелерлек арттырылды. Президент Владимир Путин инициативасы белән ана капиталы программасы 2026 ел ахырына кадәр озынайтылды, аның күләме артты, хәзер беренче балалары туган яисә уллыкка бала алган гаиләләр дә ана капиталы алу хокукына ия.
Президент юлламасы буенча ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Быел ул беренче бала өчен 17 мең сумга артты һәм 483882 сум тәшкил итте. Икенче бала өчен арту 23 мең сум тәшкил итә, беренче бала өчен сертификат алмаган гаиләләр хәзер 639432 сум акча алалар.
Шунысын билгеләп үтү мөһим, 2020 елның 15 апреленнән ана капиталы сертификаты проактив рәвештә бирелә башланды. Хәзер сертификат бала туганнан соң автомат рәвештә рәсмиләштерелә, моның өчен ананың гариза язуы соралмый. Ана капиталы алуга хокук бирүче бала туу турында мәгълүмат Пенсия фондына гражданлык һәм актларын теркәү хезмәте дәүләт реестрыннан килә. Сертификат ясалу хакында мәгълүмат Пенсия фондының мәгълүматлар системасында билгеләнә һәм ананың дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына җибәрелә.
Ана капиталына электрон сертификатның кәгазьдәге сертификатка караганда өстенлекле яклары шактый: аны югалтып яисә бозып булмый, димәк, сертификатны кабат ясатуга вакыт сарыф ителми; сертификат хуҗасы андагы мәгълүматлар белән шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта таныша ала.
Бүгенге көндә республикада 40 меңңән артык сертификат проактив режимда бирелде, ягъни аларны сертификат алу хокукы булучылар гариза белән мөрәҗәгать итмичә генә алды. Шуларның 25300е – 2020 елда, ә 15000 сертификат 2021 елның 6 аенда рәсмиләштерелгән.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе узган елда иминият взнослары күчерелеп барылган 256 мең пенсионерның пенсияләрен гариза кабул итмичә генә кабат исәпләде.
Пенсия күләме фиксацияләнгән коэффициентка арттырыла торган гадәти индексациядән аермалы буларак, әлеге кабат исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: хезмәт хакы зуррак булган саен пенсиягә зуррак сумма өстәлә. Шулай да, кабат исәпләү барышында пенсиянең максималь артуы 2020 ел бәясеннән чыгып исәпләнгән 3 пенсия коэффициенты, ягъни 279 сум белән чикләнә. (2020 ел коэффициенты бәясе хезмәт эшчәнлеге агымдагы 2020 елда туктатылган очракта алына).
Иминият пенсиясен арттырудан тыш, 1 августтан пенсионерларга пенсион тупланмалары исәбеннән түләнелүче тупланма пенсия, ашыгыч пенсион түләү һәм берьюлы бирелүче түләү күләме дә арта. Әлеге кабат исәпләү пенсионерның эшләү фактына караганда (эш бирүчеләрнең пенсион тупланмага күчерә торган акчалары хәзерге вакытта иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелә) идарәчел компанияләрнең акчаларны инвестицияләве нәтиҗәләренә күбрәк бәйле.
Пенсияләрне кабат исәпләү 1748 пенсионерга, ашыгыч түләү алучы 1022 һәм тупланма пенсия алучы 1470 пенсионерга кагыла. Аларның айлык түләүләре 2020 ел өчен инвестицияләү нәтиҗәләре буенча корректировка коэффициентын исәпкә алып арттырыла. Тупланма пенсия өчен ул 9,1 %, пенсия тупланмаларын софинанслау дәүләт программасында катнашучылар алачак ашыгыч пенсион түләүләр өчен 7,9 % тәшкил итәчәк.
Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы граңжданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрнән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз!
Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 0 357
Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru
8-960-088-30-74
Кайбыч районы прокуратурасы, «Интернет» челтәре сайтларында урнаштырылган мәгълүмат мониторингы нәтиҗәсендә, тиешле рөхсәттән (лицензиядән) һәм нинди дә булса документлардан башка, хәрби ату коралын сату һәм алу турында белешмәләре булган 2 Интернет-битне ачыклады.
Хәрби ату коралын тиешле рөхсәтеннән (лицензиядән) башка сату һәм сатып алу турындагы мәгълүматка ирекле керү «Корал турында» Федераль законда каралган чикләүләргә каршы килә һәм чикләнмәгән затлар даирәсенең, шул исәптән балигъ булмаган балаларның хокукларын бозу өчен шартлар тудыра, шулай ук террорлык актларын һәм башка җинаятьләрне кылу, шул исәптән мәгариф һәм башка оешмаларда, кешеләр җыелган урыннарда кылу сәбәбе булырга мөмкин.
Югарыда бәян ителгәннәр нигезендә, Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан район судына «Интернет» челтәрендә Россия Федерациясе территориясендә тарату тыелган мәгълүматны тану турында ике административ дәгъва гаризасы җибәрелде.
Прокуратура гаризалары карау стадиясендә.
Кайбыч районы прокуратурасы
Кайбыч районы прокуратурасы, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе белән берлектә, оешмалар тарафыннан төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләү бурычларын үтәү өлешендә, салым законнары таләпләрен үтәү буенча тикшерү үткәрде.
РФ Салым кодексының 77 статьясы нигезендә, салым органнары салым түләтү өчен салым түләүче милкенә арест салырга мөмкин, ул бары тик прокурор санкциясеннән (рөхсәтеннән) генә башкарыла.
Кулга алу салым түләүченең милек хокукын вакытлыча чикләү булып тора һәм салым йөкләмәләрен тәэмин итүнең нәтиҗәле механизмы булып тора. Мәҗбүри түләүләр буенча бурычларны түләгәндә милекне кулга алу төшерелә.
Тикшерү күрсәткәнчә, «Дубрава «агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә 1369 мең сумнан артык суммага салымнар (шул исәптән штрафлар һәм пенялар буенча) буенча бурыч бар.
Салым йөкләмәләрен тәэмин итү максатларында район прокуратурасы салым органының предприятие милкенә арест салу турындагы карарын санкцияләгән.
Милекне кулга алу, аны тормышка ашыру һәм салым бурычларын түләү Кайбыч районы прокуратурасы контролендә тора.
Кайбыч районы прокуратурасы
Экстремистик материалларның федераль исемлеге турында»
Мәгълүмати материаллар мондый Материалларны җитештергән оешманың табылуы, таралуы яки урнашу урыны буенча, прокурор гаризасы нигезендә яки административ хокук бозу, граждан, административ яки җинаять эше буенча тиешле эш башкарганда экстремистик дип таныла.
Мәгълүмати материалларны экстремистик дип тану турындагы закон көченә кергән карарның күчермәсе суд тарафыннан өч көн эчендә Россия Федерациясе Юстиция министрлыгына җибәрелә, ул аларны экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертә.
Әлеге исемлек Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://minjust.gov.ru/ru/extremist-materials к
Хәзерге вакытта аңа 5000 артык экстремистик материал кертелгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән экстремистик материалларның массакүләм таралуы, шулай ук аларны күпләп тарату максатларында җитештерү яки саклау РФ КоАПның 20.29 статьясында каралган административ хокук бозу составын барлыкка китерә.
«Интернет» челтәрендә экстремистик материалларның федераль исемлегенә кертелгән мәгълүмати материал табылган очракта, һәркем бу хакта URL-адрес буенча урнаштырылган махсус электрон форма ярдәмендә Роскомнадзорга хәбәр итә ала: http://eais.rkn.gov.ru/feedback. күрсәтелгән мәгълүмат расланган очракта Роскомнадзор тарафыннан экстремистик материалдан файдалануны чикләү буенча чаралар күрелә.
Гамәлгә куючылар яисә әлеге оешмаларда башка җитәкче урыннар биләгән затлар экстремистик яки террорчылык оешмасы эшчәнлеген бетерү яки тыю турында суд карары законлы көченә кергән көннән 5 ел үткәнчегә кадәр сайлана алмый.
Тиешле оешмаларда катнашучы затлар-экстремистик яки террорчылык оешмасы эшчәнлеген бетерү яки тыю турында суд карары законлы көченә кергән көннән өч ел үткәнчегә кадәр.
"Экстремистик яки террорчылык оешмалары эшчәнлегенә катнашы булу белән бәйле рәвештә сайлау хокукларын чикләү»
Федераль закон нигезендә «Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашу хокукының төп гарантияләре турында» Федераль законның 4 статьясына һәм «Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турында»Федераль законның 4 статьясына үзгәрешләр кертелде.
Күрсәтелгән үзгәрешләр нигезендә иҗтимагый яки дини берләшмә эшчәнлегенә катнашы булган Россия Федерациясе гражданнары, аларга карата «Экстремистлык эшчәнлегенә каршы тору турында» 2002 елның 25 июлендәге 114-ФЗ номерлы Федераль законда яисә «терроризмга каршы тору турында»2006 елның 6 мартындагы 35-ФЗ номерлы Федераль законда каралган нигезләр буенча эшчәнлекне бетерү яисә тыю турында суд карары законлы көченә кергән башка оешма эшчәнлегенә катнашы булган Россия Федерациясе гражданнары сайланырга хокуклы түгел.
Гамәлгә куючылар яисә әлеге оешмаларда башка җитәкче урыннар биләгән затлар экстремистик яки террорчылык оешмасы эшчәнлеген бетерү яки тыю турында суд карары законлы көченә кергән көннән 5 ел үткәнчегә кадәр сайлана алмый.
Тиешле оешмаларда катнашучы затлар-экстремистик яки террорчылык оешмасы эшчәнлеген бетерү яки тыю турында суд карары законлы көченә кергән көннән өч ел үткәнчегә кадәр.