ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

 

           Бердәм исәпләү үзәгеннән җибәрелүче квитанцияләр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында да бар. Авыл җирлеге башкарма комитетлары йортларда теркәлүчеләр турындагы мәгълүматлар базасын төбәк операторына, ул исә үз чиратында аларны Бердәм исәпләү үзәгенә тапшырган. Олы Кайбыч авыл җирлегеннән кала, барлык 16 җирлектә яшәүчеләр аерым квитанцияләр алачак. Ә Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб, Афанасьевка һәм Симәки халкына ул судан файдаланган өчен торак коммуналь хуҗалыгыннан җибәрелүче түләү квитанцияләре белән бергә киләчәк. Әгәр дә квитанцияләрдә теркәлүчеләр саны дөрес күрсәтелмәгән булса яки башка сораулар килеп туса, бу хакта авыл җирлегенә хәбәр итәргә кирәк. Аларны якын арада төзәтәчәкләр. Сугыш ветераннарына, сугышта катнашучыларның тол калган хатыннарына, аз керемле, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга субсидия¬ләр каралган. Алар социаль яклау бүлеге тарафыннан биреләчәк.


11
март, 2019 ел
дүшәмбе

   Бүген район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә узды.
          Әлеге киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Сергей Воробьев, Кайбыч үзәк район сырхауханәсенең баш табибы Гөлнара Сафиуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллинның чыгышларын тыңладылар.
        «Олы Кайбыч авылындагы паркның эскиз проекты (өченче чират)» темасына доклад белән Кайбыч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады, «Каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгару өчен түләүләрнең башлануы турында» доклад белән Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

 


10
март, 2019 ел
якшәмбе

 

Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә күпчелек районнарда, көндез урыны белән кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Аерым районнарда томан. Төнлә урыны белән кыска вакытлы буран; бозлавык. Җил көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, төнлә урыны белән көчәйгәндә 18 м/с, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә -4..+1 .º Көндез максималь һава температурасы -1..+4 .º Юлларда бозлавык.


2
март, 2019 ел
шимбә

  2019 елның 2 мартында Татарстан Республикасы буенча: болытлы. Юеш кар. Урыны белән буран, томан. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка күчүче җилнең тизлеге секундына 5-10 метр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр, һаваның минималь температурасы төнлә һәм максималь температура көндез 0..-5 .º Юлларда бозлавык, кар боткасы.

 


25
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

        25 февраль көнне район Советы һәм Башкарма комитетының актлар залында Кайбыч муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчелегендә оешма һәм учреждение җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында киңәшмә узды.

           Киңәшмәдә узган ике атнага йомгак ясадылар, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Сергей Воробьев, район үзәк сырхауханәсенең дәвалау бүлеге буенча баш табибы урынбасары Әлфия Төхвәтуллина, район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Рамил Зиннәтуллин докладларын тыңладылар.
           Киңәшмәдә торак пунктларда юлларны чистарту, районнар катнашында Олы Кайбычта хоккей оештыру, икенче яртыеллыкка "Кайбыч таңнары" газетасына язылу, Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган йөзү үткәрү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

 

      20 февральдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин "Дубрава" агрофирмасының  Мөрәле, Борындык, Кече Мәме, Урсак, Кошман бүлекчәләрендә терлекләрне кышлату барышы белән танышу максатыннан булды. Терлекчелек буенча белгечләр белән очрашты. Аны «Дубрава «Агрофирмасы» җәмгыяте директоры Юрий Осипов һәм районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров озатып йөрде.


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

 Совет һәм башкарма комитетының актлар залында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең региональ операторы генераль директоры урынбасары Альмир Корбанов, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары Әмир Җаббаров һәм Лилия Казакова, авыл җирлекләре башлыклары, шәхси эшмәкәрләр һәм КФХ башлыклары катнашында киңәйтелгән киңәшмә булып узды.

            Төп мәсьәлә каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзү булды.
 


15
февраль, 2019 ел
җомга

 

           Кече Мәми авылында яшәүче Майданова Галина Николаевна 14 февраль көнне үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кайбыч муниципаль районы башлыгы исеменнән аны башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина, Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева, шулай ук "Палан" халык фольклор ансамбле котлады. Алар юбилярга озын гомер, нык сәламәтлек, иминлек теләделәр, шулай ук район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар.


14
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

15 февраль көнне Олы Кайбычта гашыйклар көненә багышланган чара узачак


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

 9 нчы сыйныфта рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсе-рус теле буенча төп дәүләт имтиханнарының "телдән" өлеше түгел, ә дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертү мөстәкыйль процедурасы. Эшне башкаруга һәр катнашучыга уртача 15 минут бирелә. Йомгаклау сөйләшүендә катнашучыларга дүрт биремне үтәргә тәкъдим ителәчәк: кычкырып текстны уку, өстәмә мәгълүмат җәлеп итеп, аның сөйләү, сайлап алынган темаларның берсе буенча монологик фикерләү һәм имтихан бирүче-әңгәмәдәш белән диалог.

          Йомгаклау әңгәмәсенең нәтиҗәсе "зачет" яки "незачет" булачак. Зачет алу өчен 19 баллдан кимендә 10 балл җыярга кирәк. Әңгәмә вакытында һәр катнашучының җавап аудиоязмасы алып барылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International