ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2019 ел
якшәмбе

    Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе 31 июльдә иминият пенсиясен күчү чорына бәйләп билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

         Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27  эшләячәк.  Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә   җиткән (хатын-кызлар) һәм 60 яшькә җиткән  (ир-атлар) өчен яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле  иминият  пенсиясен билгеләугә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

        Шулай ук исегезгә төшерәбез Россия Пенсия фондының Татарстан республикасы буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча ял һәм бәйрәм көннәреннән кала дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатькә, җомга көнне 9.00 дэн 16.45 сәгатькә кадэр эшли. Төшке ял 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


24
июль, 2019 ел
чәршәмбе

   Татарстан Республикасы буенча: алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан секундына 3-8 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 11 метрга кадәр. Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+17º. Көндез һаваның максималь температурасы +25..+30º.

 


23
июль, 2019 ел
сишәмбе

  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең 2019 елга эшчәнлекнең төп юнәлешләре буенча чаралар планы нигезендә 2019 елның 31 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видеоэлемтә режимында шәхси кабул итүе планлаштырылган.
          Кабул итү вакыты - 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр.
          Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны видео аша кабул итүе Skype программасы аша Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә җәмәгать ярдәмчеләре ярдәме белән үткәрелә.

           Обязательна предварительная запись граждан по телефону (843) 236-41-80 (приемная Уполномоченного по правам человека).
 


22
июль, 2019 ел
дүшәмбе

 Суд карарын үз вакытында үтәү аның тотрыклылыгын тәэмин итә, әлеге карар белән танылган субъектив хокукларны гамәлгә ашыруны гарантияли, шулай ук мондый карар белән расланган юридик бурычларны үтәүне гарантияли.
         Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилгә суд карарларын үтәү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре килү дәвам итә. Әлеге мәсьәләләрнең актуальлеген исәпкә алып, 2019 елның 24 июленә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү планлаштырылган.
          Кабул итүгә (843) 236-41 - 80 телефоны буенча алдан язылу кирәк (кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


19
июль, 2019 ел
җомга

   Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе бюджет каршында бурычлары булган гражданнар өчен илдән чыгуны тыю гамәлдә булуын искәртә.
         Салым органнары татарстанлыларга салым буенча бурычларны алдан ук аныкларга һәм түләргә тәкъдим итә. Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интерактив сервисыннан файдаланып, өйдән чыкмыйча гына моны эшләү җиңел. Сервис шулай ук 30 партнер-банк аша бурычны онлайн-режимда түләргә яки теләсә кайсы банк аша түләү өчен квитанцияләр бастырырга ярдәм итәчәк.
          Хөрмәтле гражданнар! Салым түләүне кичектермәгез, чөнки көн саен түләү вакытында түләнми.


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

         Татарстан Республикасы буенча: аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән яңгыр; көндез яңгыр. Урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр, минималь һава температурасы төнлә +12...+17 .º , көндез максималь һава температурасы +20..+25 .º

 


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

         Россия Президенты Владимир Путин җир кишәрлекләренең гомуми чикләрен – межалау барышында кадастр инженеры тарафыннан үткәрелә торган мәҗбүри процедураны килештерү мәсьәләсен җайга салырга мөмкинлек бирә торган законга кул куйды. Кадастр инженерларына хокукларның бердәм дәүләт реестрындагы чиктәш участокларга ия булучыларның адреслары турында мәгълүматларны ничек бирү җир биләүчеләрнең законлы мәнфәгатьләрен кайгыртырга ярдәм итәчәк, дип сөйләделәр Кадастр палатасы һәм Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе вәкилләре.
 


3
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Россия Президенты Указы нигезендә 2019 елның 1 июленнән инвалид-балалар  һәм балачактан инвалидларны караган өчен айлык түләүләр арта. Аның күләме ике тапкыр диярлек, 5.5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр җиткерелде. Инвалид-балаларны караучы яки беренче төркем балачактан инвалидларны тәрбияләүче әти-әниләр, шулай ук әлеге категория гражданнарның опекуннары һәм попечительләре шул суммада акча алачак. Чит кеше ярдәменә мохтаҗ булучыларны караган өчен түләү үзгәрешсез кала, ул 1,2 мең сум тәшкил итә.

Арттырылган күләмдә түләүне июль аенда мөрәҗәгать итүчеләр генә түгел, әлегә кадәр бу төр түләүне ала торган 9 мең кеше дә алачак. Түләүне арттыру өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми.
Хәзерге вакытта 9.5 мең инвалид-бала яки балачактан инвалид беренче төркем инвалидны караучы гражданнарга 5.5 мең сум акча түләнә. 

«Айлык акчалата түләүне Россиядә яшәүче, хезмәткә яраклы булып та, 18 яшькә җитмәгән инвалид-бала яисә беренче төркем балачактан инвалидны караучы гражданнар ала. Әлеге төр түләү инвалид-баланың яки балачактан инвалидның пенсиясе буенча билгеләнә»,- дип билгеләп үтте Россия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Инвалид-бала караган өчен түләүне сорап шәхси кабинет аша да мөрәҗәгать итәргә мөмкин, Россия Пенсия фонды сайтында түләү билгеләү һәм гражданның инвалид-бала карарга ризалыгын белдереп гариза язу сервислары эшли. Сез шулай ук Пенсия фонды органнарындагы клиентларны кабул итү хезмәтенә дә мөрәҗәгать итә аласыз.

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


2
июль, 2019 ел
сишәмбе

Социаль өстәмә түләүне кабат исәпләү  нәтиҗәсендә эшләмәүче 72 мең пенсионерның пенсияләре артып килде. Уртача алганда, айлык өстәмә түләүләр 460 сумга артты.

Кабат исәпләү «Дәүләт социаль ярдәме» һәм «Россия Федерациясендә яшәү минимумы» турындагы федераль законнарга быелның апрелендә кертелгән үзгәрешләргә туры китереп башкарылды.

«Пенсияләр гражданнарның мөрәҗәгатеннән башка гына, Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган өстәмә түләүләр белән бергә арттырылды. Пенсионерларның күпчелеге арткан түләүләрне май ае пенсияләре белән бергә алды. 1 июльгә кадәр кабат исәпләүләр тулысынча төгәлләнәчәк», - дип искәртте Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды Бүлекчәсе Идарәчесе Эдуард Вафин.

Хәзерге вакытта федераль социаль өстәмә түләуләр буенча эш Татарстанның барлык районнарында да алып барыла. Аны 72 мең эшләмәүче пенсионер алачак, аның күләме уртача 1,7 мең сум тәшкил итә.

 

* * *

2019 елга кадәр гамәлдә йөргән тәртип буенча пенсияләргэ өстәмә социаль түләүләр күләме үткәрелгән индексацияләр һәм айлык акчалата түләүләрне исәпкә алып билгеләнә иде. Бу исә һәр яңа индексация нәтиҗәсендә пенсия яки айлык акчалата түләүләрнең күләме артуга пропорциональ рәвештә  социаль өстәмә түләү күләменең кимүенә китерә иде. Нәтиҗәдә пенсионерның пенсия күләме яшәү минимумы югарылыгында сакланса да  индексацияләнгәннән соң  үзгәрешсез кала.

Законга кертелгән үзгәрешләр исә пенсионерларның пенсия, социаль түләүләр һәм социаль ярдәмнең кайбер башка төрләреннән торган керемнәрен социаль өстәмә түләү юлы белән башта яшәү минимумына кадәр җиткерүне, аннан сон гына индексацияләү юлы белән арттыруны күздә тота. Шулай итеп, индексацияләу нәтиҗәсендә арттыру пенсионерның яшәү минимумына бәйсез  башкарыла һәм пенсиягә өстәмә түләү күләмен киметми.

_______________________________

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.


1
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .           

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.

 

_______________________________

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513.енсия фонды хезмәтләре түләүсез күрсәтелә.

 

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе соңгы араларда өченче буын вәкилләренә Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә торган хезмәтләрне көчләп тагу юлы белән шактый югары бәя  хисабына үтәү очракларының ешаюы турында хәбәр итә .           

Аерым алганда, сүз юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмаларның пенсия яшендәге өлкәннәргә пенсияләрен кабат исәпләүне сорап гариза яздырулары хакында бара. Әлбәттә, бу хезмәт өчен шактый суммада түләү таләп ителә.

Исегезгә төшерәбез, әлеге хезмәт Пенсия фонды органнарында бушлай күрсәтелә. Моннан тыш сез пенсия яки башка түләүләр күләмен Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинетында онлайн режимда да карый аласыз.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлекчәсе моңа охшаш шикле очракларда татарстанлыларның (843) 27-9-27-27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә хәбәр итүләрен сорый.

 

https://es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетындагы Россия Пенсия Фонды дәүләт хезмәтләре һәм сервислары белән электрон рәвештә кулланырга мөмкин.

Пенсия фондының кайнар линиясе 8-800-600-44-44

Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге (843) 279-27-27

Интернет-ресурслар www.pfrf.ru , sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

        www.facebook.com/pfrrt,

        www.twitter.com/PFR_TATARSTAN

    www.ok.ru/group/58408636907571

Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча булекчәсе Пресс – хезмәте (843)279-2513


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International