Кайбыч районы прокуратурасы тарафыннан җылыту сезоны вакытында энергия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» һәм гражданнарны көн саен кабул итү оештырылды.
"Кайнар линия" номеры (884370) 2-10-64, кабул итү көн саен Дүшәмбедән җомгага кадәр 08.00 дән 17.00 гә кадәр, Кайбыч районы прокуратурасының оператив хезмәткәре; Олы Кайбыч авылы, Солнечный бульвар урамы, 11 нче йорт
Шулай ук Татарстан Республикасы прокуратурасының хокукый агарту Телеграм каналында түбәндәге сылтама буенча да кызыклы мәгълүмат һәм аңлатма алырга мөмкин: t.me/rtprok.