Россия Федерациясе Конституциясенең 29 статьясы нигезендә һәркемгә мәгълүматны теләсә нинди законлы ысул белән алу һәм тарату хокукы гарантияләнә.
09.02.2009 елдагы 8-ФЗ номерлы «Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеге турындагы мәгълүматтан файдалану мөмкинлеген тәэмин итү хакында» гы Федераль закон нигезендә дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә кагылышлы, «Интернет»челтәрендә урнаштырылырга тиешле мәгълүмат исемлеге беркетелгән.
Шулай итеп, «Интернет» челтәрендә түбәндәге мәгълүмат мәҗбүри урнаштырылырга тиеш:
- дәүләт органы, җирле үзидарә органы турында гомуми мәгълүмат: атамасы һәм структурасы, почта адресы, электрон почта адресы (булган очракта), белешмәләр хезмәтләренең телефон номерлары; структур бүлекчәләрнең вәкаләтләре, бурычлары һәм функцияләре турында белешмәләр, шулай ук әлеге вәкаләтләрне, бурычларын һәм функцияләрен билгели торган законнар һәм башка норматив хокукый актлар исемлеге; ведомство буйсынуындагы оешмалар исемлеге; җитәкчеләр турында белешмәләр;
- дәүләт органы, җирле үзидарә органы тарафыннан бастырып чыгарылган норматив хокукый актлар, аларга үзгәрешләр кертү, аларның үз көчләрен югалтуын тану, аларның суд тарафыннан гамәлдә булмавын тану турындагы белешмәләрне дә кертеп,; Россия Федерациясе субъектлары, муниципаль берәмлекләр хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына кертелгән норматив хокукый актлар проектлары текстлары; административ регламентлар, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү стандартлары;
- дәүләт органы, җирле үзидарә органы эшчәнлеге турында статистик мәгълүмат;
- халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау торышы һәм аларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кабул ителгән чаралар, фаразланучы һәм барлыкка килгән гадәттән тыш хәлләр, халыкны алардан саклау алымнары һәм ысуллары турында мәгълүмат, шулай ук федераль законнар, Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә гражданнар һәм оешмаларга җиткерелергә тиешле башка мәгълүмат;
- дәүләт органы, җирле үзидарә органнарының гражданнар (физик затлар), оешмалар (Юридик затлар), иҗтимагый берләшмәләр, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары мөрәҗәгатьләре белән эше, шул исәптән гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты, аларның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе, әлеге эшчәнлекне җайга сала торган актлар күрсәтелеп, аларны карау тәртибе турында мәгълүмат;
- дәүләт органын, җирле үзидарә органын кадрлар белән тәэмин итү турында мәгълүмат.
Күрсәтелгән мәгълүматны «Интернет» челтәрендә урнаштырмаган өчен җаваплылык Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 13.27 статьясында каралган (статья санкциясе вазыйфаи затлар өчен 3 меңнән 5 мең сумга кадәр административ штрафны күздә тота).