30.12.2021 17 сәгатькә якын Борындык авылында Нуртдиновлар йорты ишегалдында, 1982 елда туган җирле кеше Самигуллинның үле гәүдәсе табып алына.
Тикшерү барышында ачыкланганча, зыян күрүченең элек хөкем ителгән 58 яшьлек авылдашы белән спиртлы эчемлекләр эчүе ачыкланган.
Кеше үтерүнең спиртлы эчемлекләрнең уртак эчү нигезендә ызгыш нәтиҗәсендә килеп чыгуы ачыкланды.
Әлеге факт буенча тикшерү органнары РФ ҖК 105 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять составы билгеләре буенча (кеше үтерү, ягъни башка кешегә аңлы рәвештә үлем китерү) җинаять эше кузгаткан. Кайбыч районы прокуратурасы кеше үтерү факты буенча җинаять эше кузгатуны законлы һәм нигезле дип таныды.
Хәзерге вакытта шикләнелүчегә карата суд тарафыннан сак астына алу чарасы сайланган. Эш буенча тикшерү эшләре дәвам итә.
Җинаять эшен тикшерү барышы Кайбыч районы прокуратурасы контролендә.
Район прокуроры А. Р. Сөләйманов