Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Кайбыч районы прокуратурасы хезмәткәре прокуратураның барлыкка килү тарихына багышланган лекция үткәрде

2021 елның 29 октябре, җомга

Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Кайбыч районы прокуратурасы агарту чаралары үткәрә.

Шулай итеп, Кайбыч районы прокуроры ярдәмчесе Сафина Роза  Кайбыч урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Россия прокуратурасы барлыкка килү тарихына багышланган лекция-әңгәмә үткәрде.

Яшь белгеч үз докладында Россия прокуратурасын формалаштыру тарихы, прокуратура эшчәнлегенең төрлелеге һәм юнәлешләре турында сөйләде.

Шулай ук ул үз чыгышында хәзерге җәмгыятьтә прокуратураның роле арту сәбәпләрен дә ачты.

Очрашу темасы укучыларда зур кызыксыну уятты, алар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр һәм әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда актив катнаштылар.

Прокуратура хезмәткәрләренең мәктәп укучылары белән мондый агарту очрашулары дәвам итәчәк.

 

Кайбыч районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International