Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кече Мәми авыл җирлеге
рус
тат
eng
Авыл җирлеге турында
Идарә итү органнары
Градостроительство
Документлар
Кече Мәми авыл җирлегебашлыгы каралары
Постановленияләр
Карар
Гражданнар җыены карары
Пресс-служба
Докладлар һәм чыгышлар
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Яңалыклар
Авыл җирлекләре
Кече Мәми авыл җирлеге
Әлеге яңалык сайтта бирелмәгән
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
сентябрь, 2021 ел
Социаль хезмәтләр җыелмасын кире кайтару турында гариза тапшырырга соңга калмагыз.
Социаль хезмәтләрдән файдалану хокукы булып та аның акчалата эквивалентына өстенлек биргән гражданнар 1 октябрьгә кадәр күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының территориаль органнарына алдан язылып куеп, яки Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша мөрәҗәгать итеп, социаль пакеттан файдалану хокукын кире кайтара алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. Сайлап алынган вариантта язылган гариза киләсе елның 1 январыннан гамәлгә керә. Социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрдән тора: Рецепт буенча медицинада кулланыла торган дару препаратлары, рецепт буенча медицина җиһазлары (изделияләре), инвалид балалар өчен дәвалау туклануындагы махсус продуктлар; Төп авыруларны профилактикалау өчен шифаханә-курорт оешмаларына юллама; Дәвалау урынына бару һәм аннан кире кайту өчен шәһәрара транспортында, шулай ук шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү. Шуны белү әхәмиятле! Дару препаратлары белән Дәүләт аптекалары тәэмин итә, төп авыруларны кисәтү өчен шифаханә-курортларга юлламалар Социаль иминият фондыннан алына; шәһәр яны тимер юл транспортларыннан, шулай ук дәвалау урынына бару һәм кайту өчен транспорттан түләүсез файдалану өчен Россия тимер юлларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 00 00 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/PFRTATARSTAN www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/pfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
14
сентябрь, 2021 ел
Татарстанда яшәүче пенсионерларга берьюлы бирелә торган түләуләргә 11 миллиард сумнан артык акча жибәрелде.
Пенсионерларга 10 мең сум куләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү өчен банкларга, почта элемтәләренә һәм китерү хезмәтләренә 11 218 960 мең сум акча күчерелде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстандагы Бүлекчәсе хәбәр итә. 2 сентябрьдә кредит учреждениеләре аша алучы 780 126 пенсионер акча алды инде. Элемтә булекчәләре һәм китерү хезмәтләреннән файдаланучы 341770 пенсионерга акча 3 сентябрьдән соң күчерелә башлый. “Акча пенсия алу көненнән иртәрәк бары тик кредит учреждениесе хезмәтләреннән файдаланучыларга гына күчерелде. Пенсиягә чыгып, эшләүче яки эшләмәүче пенсионерлар, инвалидлык буенча яки туендыручысын югалту сәбәпле пенсия билгеләнеп тә, 31 августка пенсия алу хокукы булып та, беренче пенсияләрен алмаган гражданнарга да 10 мен сум акча соңрак түләнәчәк. Пенсия алучы һәркем 10 мен сум акча алачак”,- дип ышандырды Россия Пенсия фондының Татарстандагы Идарәчесе Эдуард Вафин. Россия Пенсия фондының www.pfr.gov.ru сайтындагы гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләреннән, Пенсия фонды сервисларыннан файдаланыгыз! Россия Пенсия Фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсенең контакт – үзәге 8 800 600 00 00 Интернет-ресурслар pfr.gov.ru, sprrt.ru www.vk.com/pfr_rt, www.facebook.com/PFRTATARSTAN www.twitter.com/PFR_TATARSTAN www.ok.ru/group/pfrtatarstan https://t.me/PFRTATARbot 8-960-088-30-74 https://www.instagram.com/pension_fond_rt/
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата.
2021 елның 1 сентябреннән үлем турында медицина таныклыгы кәгазьдә дә рәсмиләштерелә, шулай ук электрон документ формасында, алучы ризалыгы белән төзелә Үлем турында медицина таныклыгы электрон документ формасында РЭМДГА теркәлгән көнне ЕПГАГА алучының шәхси Кабинетына юллау юлы белән бирелә. Шул ук көнне алучыга ЕПГУ буенча шәхси кабинетка үлем турында медицина таныклыгын бирү турында белдерү җибәрелә. Үлем турында медицина таныклыгын электрон документ формасында формалаштырганнан соң, медицина оешмасы үлем турында медицина таныклыгының эчтәлеген электрон документ формасында раслый торган кәгазьдә документ әзерли. Кәгазь күчермәнең оригиналга туры килүе медицина оешмасы җитәкчесе (федераль законда билгеләнгән башка вәкаләтле зат) яисә медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыручы индивидуаль эшкуар имзасы һәм мөһере (булган очракта) белән таныкланырга тиеш.
Кайбыч районы прокуратурасы аңлата.
1 сентябрьдән 8 яшькә кадәрге баланы карау буенча больничныйга түләү кагыйдәләре эшли 2021 елның 1 сентябреннән «мәҗбүри социаль иминият нигезләре турында " 1999 елның 16 июлендәге 165-ФЗ номерлы Федераль законның 7 статьясындагы 3 өлеше вакытлыча эшкә яраксызлык очрагына һәм ана булуга бәйле рәвештә яңа редакциядә гамәлдә булачак, аның нигезендә ата-ананың иминият стажына бәйсез рәвештә, 8 яшькә кадәрге бала карау буенча больничный уртача хезмәт хакының 100% күләмендә түләнә. Әлеге үзгәрешләр «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»2021 елның 26 маендагы 151-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз