Кайбыч муниципаль район Советының 45 нче утырышы узды

2020 елның 31 августы, дүшәмбе

Кайбыч муниципаль район Советының 45 нче утырышы узды. Утырышта бүлек начальниклары, район прокуроры урынбасары, район газетасы вәкилләре, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты. Көн тәртибенә  түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Җаваплылык чараларын куллану турында;

2. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында " 2006 ел, 7 нче июнь, 275 нче номерлы карары»;

3. Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Советының «2020 елга, 2021 һәм 2022 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы бюджеты турында»2009 елның 11 декабрендәге 200 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында.

Барлык мәсьәләләр буенча депутатлар бертавыштан карарлар кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International