Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады

2020 елның 26 августы, чәршәмбе

Кайбыч районы прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 41 яшьлек кешегә карата дәүләт гаепләвен хуплады, ул РФ Җинаять кодексының 318 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда (үз вазифаларын үтәүгә бәйле рәвештә, хакимият вәкиленә карата тормыш һәм сәламәтлек өчен куркыныч булмаган көч куллануда) гаепләнә.

Суд тарафыннан 2020 елның 8 мартында хөкем ителүченең исерек хәлдә Кайбыч районы Олы Подберезье авылы урамында Россия Эчке эшләр министрлыгының Кайбыч районы буенча бүлегенең участковыйна  йөзенә бер кул сугуы ачыкланды.

Район суды хөкем ителүчегә 10 мең сум күләмендә штраф билгеләде, хөкем карары законлы көченә кермәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International