Сыйфатлы һәм һәркем өчен мөмкин булган медицина ярдәме-Татарстан Республикасы Дәүләт сәясәтенең приоритетларының берсе. Пациентка табибка иң якын беренчел медицина ярдәмен фельдшер-акушерлык пунктлары белгечләре күрсәтә. Кече Мәми авылында ФАП төзелеше бара . Төзелеш Тиз төзелә торган биналар технологиясе буенча башкарыла. Яңа ФАПта беренчел этапта халыкка тиз һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылачак.