Бүген Кече Мәмедәге Зур күлдә дә махсус бәке ачылган иде. Һәр бәйрәмне актив рәвештә билгеләп итүче авыл халкы Качману йоласын үтәүдә дә бердәмлек күрсәтте. Николай атакай суны изгеләштергәннән соң, гореф-гадәтләрне үтәп су коенучылар шактый булды. Шулай итеп, алар җаннарын да, тәннәрен дә сихәтләндерде. Күбесе бит-кулларын юып, бәкедәге суны савытларга тутырды. Чөнки мондый суның шифасы әйтеп бетергесез - күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм шәхсән үз исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина котлады, изге теләкләрен җиткерде.
Коенучыларны гына түгел, бу йоланы карарга килүчеләрнең барысын да кайнар чәй, тәмле ботка, коймак белән сыйладылар. Бәкедән ерак түгел чишенеп-киенү өчен җылы палатка урнаштырылган иде. Полиция, медиклар, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү хезмәткәрләре кизү торды.