«Рәйхан» кафесында «Бердәм Россия» «Ныклы гаилә» партия проекты кысаларында инвалидлар декадасына багышланган «Кадерле әниләр өчен йөрәк җылысы» дип исемләнгән очрашу узды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләре буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлия Нигъмәтҗанова һәм мөмкинлекләре чикләнгән балаларның әниләре катнашты.
фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/4603547.htm