20 октябрь көнне район башлыгы Альберт Илгизәрович Рәхмәтуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә

2018 елның 20 октябре, шимбә

 «Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Әлеге зур һәм якты гомер бәйрәмегездә без сезгә ихлас котлауларыбыз­ны юллыйбыз. Сез гомерегезне хезмәткә, гаиләгезгә, якыннарыгызга багышлап, җир йөзенә бары тик игелек эшләр өчен генә яратылган кешедер.

           Районыбыз халкы сезгә таяна, зур өметләр баглый, матур эшләрегезгә сок­лана, авылларыбызның елдан-ел төзекләнә баруына шатлана. Нинди генә эшкә алынсагыз да, аны зур төгәллек белән башкарып чыгасыз. Сез Кайбыч белән җитәкчелек итә башлаган дәвердән районның социаль-икътисади тормышында уңай якка зур үзгәрешләр күп булды. Алга таба да үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын. Изге ният белән кыласы гамәлләрегез, максатларыгыз тормышка ашсын.

          Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International