8 октябрьдә Татарстан Республикасында пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла

2018 елның 7 октябре, якшәмбе
Өлкәннәр декадасы кысаларында 8 октябрьдә Татарстанда пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлаячак. Бу көнне 10 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 8-800-100-26-27 телефоны буенча пенсионерларга пенсия түләү, индексация, яңадан исәпләү буенча сораулар бирергә мөмкин, дип хәбәр итә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Башка көннәрдә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге контакт-үзәгенең телефоны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр, җомга көнне 9дан 16.45 сәгатькә кадәр (ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш) 279-27-27 номеры буенча эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International