"Бердәм Россия " төбәкләргә субсидияләр бирүнең гамәлдәге тәртибен саклап калырга тәкъдим итә, ул күпфатирлы йортларның ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә федераль субсидияне куллану мөмкинлеген, шулай ук 1 меңнән артык кеше яши торган барлык торак пунктларны төзекләндерүгә кагыла. Бу хакта «Бердәм Россия» Генераль советы секретаре Андрей Турчак 2019-2021 елларга федераль бюджет кысаларында партия проектларын һәм инициативаларны гамәлгә ашыруга багышланган партиянең сайлау алды программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышында белдерде.