Кече Мэми ФАПның шәфкать туташы Мавлия туралева балалар бакчасына йөрүче балаларны һәм мәктәп укучыларын карап чыкты, аларга гриппка каршы прививка ясады.
Өлкәннәр өчен гриппка каршы вакцинация дәвам итә. Безнең җирлекнең фельдшер-акушерлык пунктларында халыкны гриппка каршы бушлай иммунизациялиләр.
Сентябрь аенда иммунизация өчен иң уңайлы вакыт-грипп вирусы циркуляциясе юк.
Вакцинацияне кичектермәгез, үзегезне һәм якыннарыгызны грипптан һәм аның өзлегүләреннән саклап калыгыз.
Исегездә тотыгыз, вирустан саклану вакцина керткәннән соң ике атнадан соң гына барлыкка килә!