Үлгән иминләштерелгән затларның хокукый дәвамчыларына

2018 елның 22 сентябре, шимбә

 2014 елның 30 июлендә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсия тупланмалары акчаларын Россия Федерациясе Пенсия фонды тарафыннан иминиятләштерелгән затның варисларына түләү кагыйдәләрен раслаган 711 номерлы карар кабул ителде.

          “Россия Федерация­сен­дә хезмәт пенсияләре ту­рында”гы закон ниге­зендә, вафат булган ке­шенең пенсия­сенә карата тупланма өле­ше аның варисларына би­релә ала. Моның өчен вафат булу­чының пенсия яшенә җит­мәве төп шарт булып тора. Әгәр мәрхүм пенсия­сенең тупланма өле­шен кемгә дә булса кал­дыру буенча гариза язып калдырмаган бул­­са, бу акча аның балаларына, законлы тормыш ип­тә­ше­нә һәм әти-әнисенә би­релә. 
Бу акчаны алу өчен, мәрхүм үлгәннән соң алты ай эчендә пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

          Вафат булган иминләштерелгән затның варисларына   пенсия тупланмалары акчаларын алу өчен Кайбыч районы пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк: Олы Кайбыч авылы, Кояшлы бульвар урамы, 7 йорт; тел.2-11-14.

           Үзең белән документларның оригиналлары кирәк булачак: 

  1. гариза бирүченең шәхесен раслаучы документлар (паспорт);
  2. мәрхүм белән туганлык мөнәсәбәтләрен раслаучы (никах турында таныклык, туу турында таныклык);
  3. иминләштерелгән затның үлеме турында таныклык;
  4. үлгән һәм хокукый дәвамчы мәҗбүри пенсия иминиятенең иминият таныклыгы;
  5. судның мөрәҗәгать итү өчен 6 айлык срокны яңадан торгызу турында карары;
  6. банкта хокукый дәвамчы исеменә ачылган счет (банк реквизитлары белән өземтә).

 

       КС (бүлек хокукларында) Кайбыч районында, 21-1-14

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International