Пенсия фондының электрон хезмәтләреннән файдалану өчен www.gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында теркәлергә кирәк .
Кайбыч районы пенсия фондының клиент хезмәтендә теркәлү вакытында практик ярдәм күрсәтеләчәк. Моның өчен үзең белән паспорт, СНИЛС һәм кесә телефоны булырга тиеш. Шулай ук пенсия фонды хезмәткәрләре теркәлергә ярдәм итәчәк.
Дәүләт хезмәтләре порталының расланган хисап язмасын файдаланып, гражданинның шәхси кабинеты аша дәүләт хезмәтләрен алыгыз.
ПФР сайтында һәр гражданга 30 дан артык электрон сервис бар, алар арасында Россия пенсия фондының барлык төп дәүләт хезмәтләре дә бар.