Башкалар Корбан ашын өйләрендә үткәрсә, бу юлы авылның өлкән яшьтәге әби-апалары мәчеткә җыелды. Авыл фельдшеры Люция Сабирҗановның кызы Сиринә Рәдис кызы чалдырган корбаннан әзерләнгән иде табын. Корбан ашын төрле тәм-томнар белән үткәрүдә “Ак Барс Кайбыч-1” җәмгыяте да, авыл мулласы Рашат Бикулов та үз көчен керткән. Алтмыш елдан артык Мәскәү шәһәрендә яшәп, җәйге чорда туган авылына кайтып торучы Вәсилә апа Әбүбәкерова догалар укыды. Ир-атлар бергәләп тәгьбир әйтте. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова да Корбан уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.