ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен видеорежимда үткән киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 25 июльдән бирле авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Шуңа күрә 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта, шул исәптән Кайбыч районында да кош гриппы ачыклану сәбәпле игълан ителгән карантин узган атнада гамәлдән чыгарылды. Хәзер кош-корт хуҗаларына куркырга кирәкми. Шулай да тавык-чебешләрегезне һәм каз-үрдәкләрегезне күз уңыннан ычкындырмасагыз иде. Ходай сакланганны саклармын дигән бит.