Киңәшмәдә 2 атнаның нәтиҗәләрен ясадылар. Полиция начальнигы Рушан Хузин, районның баш табибы Гөлнара Сәфиуллина, мәгариф бүлеге начальнигының урынбасары Рамиль Зиннәтуллин докладларын тыңладык.
«Җылыту периодына әзерләнү» доклады белән Кайбыч районының башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, "Мәктәпкә җыенырга булыш" доклады белән Фәния Петухова чыгыш ясады.
Киңәшмә барышында, алдагы атнага төп бурычлар билгеләнде.