Поздравили ветерана Великой Отечественной войны.

11 мая 2018 г., пятница

В преддверии праздника  9 мая главный  редактор районной газеты "Кайбицкие зори" Сунгатуллина Луиза Магисовна  торжественно поздравила  ветерана Великой Отечественной войны Ершова Александра Константиновича. Без килгәндә, Казанда Татарстан Президенты катнашында узган тантанадан әле яңа гына кайткан иде ул. Зур горурлык хисләре били аның күңелен: чөнки тантанага Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән улы Юрий белән бергә чакырылган! Александр Ершов - "Кайбыч таңнары" редакциясенең якын дусты. Һәр килүебездә колач җәеп каршы ала ул безне. "Ешрак килегез әле, мин сезне сагынып көтеп алам бит",- дип озатып кала ул безне. Ә бу юлы б аңа Бөек Җиңү уңаеннан район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләк илтергә бардык. 

- Җиңү көне уңаеннан Татарстан Президенты белән үткәрелүче тантанада бишенче тапкыр катнашуым инде минем. Миңа шундый мөмкинлек бирүчеләргә чын күңелемнән рәхмәт, - диде Александр Константинович.

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International